Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Син, әнием, минем өчен бу дөньяда бер генә...” исемле Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә әниләр һәм кызлар катнашты. Конкурслар музыкаль номерлар белән үрелеп барды.