25 нче ноябрь көнне “Мөслим туган як музее” Тат. Бүләр мәктәбе укучыларын кабул итте. Укучылар өчен фәнни хезмәткәр Тимкин Р.И. “Мөслим төбәгенең борынгы үткәне һәм бүгенгесе” темасына киңәйтелгән экскурсия тәкъдим итте. Балалар экскурсияны бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.