Юл-танспорт фаҗигасында һаләк булганнарны искә алу көне

2016 елның 18 ноябре, җомга

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында юл-танспорт фаҗигасында һаләк булганнарны искә алу көне уңаеннан чара уздырылды. 8,10 класс укучылары Сарман һәм Мөслим районнары буенча Юл иминлеге программаларын финанслау директоры Алсу Ситдикова, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Бикмурзин,  Мөслим районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Фәнил Гыйззәтуллин белән очраштылар.  Чара барышында укучылар юл-танспорт фаҗигасында һаләк булганнар турында видеофильм карадылар, кунакларның чыгышын тыңладылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International