Быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын чынга ашыру кысаларында 5 йортны ремонтлау планлаштырылган иде, йортларның гомуми мәйданы 6506 кв. м. Программаны финанслау күләме 6,5 млн. сум тәшкил итә.
МУП «УКС» подрядчы оешмасы Тукай урамында урнашкан 19, Кооператив урамында урнашкан 164, 235 йортларнын фасадларын ремонтлады, Пушкин урамында урнашкан 82 йортның түбәсе ремонтланды.
Бүгенге көндә Гагарин урамында урнашкан 1 йортта канализация челтәре алмаштырылды. Шушы көннәрдә подъездлар ремонтлау эшләре башланачак.