29 октябрьдә Мөслим муниципаль районының авыл хуҗалыгы структураларында эшләүче яшьләр арасында һөнәри осталык конкурсы булып узды.
Әлеге конкурсның максаты: һөнәри осталыкны һәм агросәнәгать комплексының, авыл хуҗалыгы һөнәрләре хезмәткәрләренең абруен күтәрү.
Чарада Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Авзалов Ленар Гаяз улы, Мөслим районы авыл хужалыгы идарәсе начальнигы Хуҗин Альберт Робертович, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге начальнигы Яббаров Илшат Римасович, "Сарман аграр көллиятенең" 1 санлы филиалы директоры Кирамов Рәшит Исрафилович, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре, районың барлык мәктәпләренең 9-нчы сыйныф укучылары катнашты.
Бәйге ике этапта үтте: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлештә катнашучыларны аларның һөнәре буенча сораулар көтсә, практикада профессиональ күнекмәләр күрсәтергә кирәк иде.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: – “Иң яхшы пешекче"; – "Иң яхшы эретеп ябыштыручы"; – "Иң яхшы механизатор"; – "Иң яхшы сыер саву операторы".
Конкурс йомгаклары буенча механизаторлар арасында 1 урынны Марсель Хиялиев ( аграр көллият), 2 урын - Ленар Гайнанов (ҖЧҖ "Органик групп Урожай"), 3 урын - Тимур Басорин (аграр көллият); сыер савучылар арасында: 1 урын - Наталья Жданова (ҖЧҖ "Органик групп “Ык"), 2 урын - Чулпан Садыйкова (КФХ Саетгалиев И. Н.), 3 урын - Роза Латыйпова (А/Ф "Туган як- Родные края"); пешекчеләр арасында: 1 урын - Гөлчәчәк Нургалиева (“Исламов И.З”. КФХ), 2 урын - Илдар Дәүләтшин (аграр көллият), 3 урын - Глюса Мухамадишина (А/Ф "Туган як- Родные края"); сварщиклар арасында: 1 - нче урын-Алмаз Исламов (ҖЧҖ "Органик групп Урожай""), 2 - нче урын-Рәмис Ханов (аграр көллият), 3 урын - Наил Фагимов ("ҖЧҖ А/ф "Туган як-Родные края"). “Үз эшләренең остасы” Күчмә кубогы "Сарман аграр көллиятенең" 1 санлы филиалы командасына тапшырылды. Барлык конкурста катнашучыларга Оештыру комитетының кыйммәтле бүләкләре һәм Дипломнары тапшырылды!