Педагог-оештыручылар өчен семинар

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

28 октябрь көнне Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында балалар хәрәкәтен оештыручы кураторлар һәм педагог-оештыручылар өчен зонакүләм семинар оештырылды. Семинар “Россиякүләм балалар хәрәкәте” кысаларында үткәрелде. Семинар эшендә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар иҗтимагый оешмалары эше буенча директор урынбасары Екатерина Чекмарева, бүлек мөдиреЕлена Калашникова, методист Алексей Толкачев катнашты. Семинарга безнең районнан сигез педагог-оештыручы һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International