“Мөслим туган як музее” районыбыз кунакларын бик теләп кабул итә һәм төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе белән якыннан таныштыра. 26 октябрь көнне район башлыгы Р.Х Муллин һәм районыбыз үсеше белән танышырга килгән Татарстан Республикасының Президент Аппараты вәкиле Батмаев Мункажан Батуевичны кабул итте. Кунаклар өчен махсус экскурсия үткәрелде.