10 нчы - 26 октябрь көннәрендә “Без Мөслимлеләр!” пректы кысаларында районыбыз мәктәп укучылары арасында оештырылган “Мөслим районы бадминтон өметләре” бәйгесенең зона турлары үтте. Бәйгедә барлыгы 13 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга 60 спортчы чыкты. Җиңүчеләр 31 нче октябрь көнне спорт мәктәбендә узачак финал ярышларында көч сынашачаклар.