22 октябрь көнне Мөслим командасы Зәй шәһәрендә үткән бадминтон буенча Көньяк –Көнчыгыш лигасында катнашты. Ярышта Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Чермешән, Баулы һәм Зәй шәһәреннән спортчылар катнашты. Безнең бадминтончы егет-кызларыбыз уңышлы гына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, кечкенәләр һәм зурлар группасы беренче урынга лаек булды. Кечкенәләр группасында уйнадылар: Айнур Залилов, Ралина Валиева, Алия Шайхуллина, Нурислам Шайхуллин, Ислам Фархутдинов, Инзиля Ахатова и Гөлүзә Ахмадиева, зурлар группасында : Лилия Залилова, Рүзәл Ханов, Екатерина Иванова, Нияз Мурзаханов, Ленар Залилов, Ирек Мингазов, Ләйсән Гилметдинова, Альбина Миндубаева. Җиңүчеләр диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр.
Бадминтончыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
Тренер Ханов И.Р.