Яңа Усы авылы китапханәсендә танылган язучы Нәбирә Миннәхмәт кызы Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Кабатланмас, үзенчәлекле язучы” исемле әңгәмә үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Китап укучылар белән берлектә, аның әсәрләренең ихлас булуы, адәм баласының күңел дөньясын, уй-кичерешләрен, әрнү-сызлануларын йөрәккә үтәрлек итеп сүрәтли белүе белән аерылып торучы язучы икәне турында фикерләштеләр.