Бүген "Мизгел" яшьләр үзәге командасы, Мөслим лицей мәктәбендә 7-8 класс укучылары янында кунакта булдылар. Башында коллективны берләштерүгә юнәлтелгән тренинглар уздырылды. Фикер алышканнан соң, Эльвира Ильфатовна укучыларны "Очкын" хәрәкәте активистлары эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар безне янәдән үзләредә яңа идеялар белән кунакка чакырдылар.