8 октябрь көнне Ютазы шәһәре мәдәният йортында хореография һәм фольклор коллективларның III республикакүләм этнографик һәм татар халык биюләре смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Ленинногорск, Баулы, Минзәлә, Сарман, Ютазы районы биючеләре белән беррәттән Мөслим район мәдәният йортының “Ык буйлары” ансамбле, Мөслим сәнгать мәктәбенең Ринат Умеров җитәкчелегендәге “Хыял” бию ансамбле дә чыгыш ясап, дипломнар һәм оештыру комитетының истәлекле бүләкләре тапшырылды.