Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә сентябрь аенда 17 бала туган. Шуларның 10ы – малай, 7е – кыз бала. Ел башыннан бу сан 153не тәшкил итә: 79 малай һәм 74 кыз бала. Сентябрь аенда - 22 кеше, ел башыннан 230 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 17 пар язылышкан, 4 гаилә таркалган.