Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлап, республикабызда төрле чаралар үткәрелә. Шулар арасында аеруча үзенчәлеклесе – балаларның иҗади кул эшләре буенча оештырылган «Сөйкемле Шүрәле» конкурсы. Конкурска 10 сыйныфка кадәр укучы балалар катнаша, ә бәйгенең йомгаклау өлеше 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә үтә. Быел жиденче мәртәбә уза торган конкурста безнең сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә шөгылләнүче балалар инде өченче ел рәттән катнаштылар. Татарстан республикасы мәдәният, мәгариф hәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Республиканың традицион мәдәниятны үстерүүзәге тарафыннан оештырылган «Сөйкемле Шүрәле» конкурсы 2010 -2011 елларда республика күләмендәге бәйге булса, 2012 елда Бөтенроссия бәйгесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә инде 2013елда конкурсның географиясе тагын да киңәеп, Мәскәү, Астрахань, Уфа, Нижневартовск шәhәрләреннән тыш, Германия, Казахстан hәм Эстония балалары катнашкан бәйге Халыкара конкурс статусына ия булды. Конкурснын беренче туры урыннарда узып, сайлап алынган иҗат эшләре электрон форматта оештыру комитетына җибәрелде. Барлыгы 1700 эш арасыннан 600 гә якыны конкурснын II турына үтеп, безнен укчыларның эшләре дә Казан шәhәренә җибәрелде. Ә инде май ахырында бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырдылар. «Сөйкемле Шүрәле» VII Халыкара иҗат бәйгесенең тантаналы бүләкләү өлеше Казанның «Әкият» курчак театрында үтте. Миннуллина Эльмира (укытучысы Талипова Г.Р.) I дәрәҗә лауреат, Гараева Регина (укытучысы Галиева Э.Д.) II дәрәҗә лауреат, Латыйпова Айсылу (укытучысы Талипова Г.Р.), Алсу Абдразакова hәм Гөльяр Шакирова (укытучылары Батырова Р.К.) III дәрәжә лауреат булдылар. Ә инде Миннуллина Эльвира (укытучысы Талипова Г.Р.) hәм Тазова Инзилә, Валиева Инзилә, Вагизова Айзирәкнең (укытучысы Батырова Р.К.) эшләре жюри тарафыннан аерым билгеләп үтелде hәм кызлар бәйгенең дипломантлары булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International