31 май көнне “Мөслим туган як музее” Яр Чаллы шәһәреннән килгән бер төркем язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны кабул итте. Кунаклар җирлегебезнең үткәне һәм бүгенгесе белән якыннан таныштылар. Музейга районыбызга багышланган “Мәйдан” журналын бүләк иттеләр.