Бүген Мөслим гимназиясе базасында район үзәге мәктәпләренең вәкилләре яңа мәктәп формасы сайладылар. Яңа мәктәп формалары модельләре алдан ата-аналар җыелышларында һәм “Талантлы балалар фестивалендә” күрсәтелгән иде. Яңа форма модельләрен Яр Чаллы шәһәреннән “Триада” фирмасы тәкъдим итте. 10 июнь көнне әлеге фирма вәкилләре укучыларның үлчәмнәрен алырга киләчәкләр. Яңа формалар җәйге каникул чорында әзерләнәчәк.