Милли бәйрәмебез - Сабантуйга санаулы көннәр генә калды. Мәдәният хезмәткәрләре быел да бәйрәм кунаклары матур ял итсен өчен күләмле пролог - җыр - биюле тамаша әзерләде. Мәйданда репетицияләр инде бара, ә мәдәният йортында костюмнар тегелә, кирәкле атрибутлар ясала. Бу эштә мәдәният хезмәткәрләре район үзәк китапханәчеләре теләп булыша.