Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 1 нче апрельдән 25 апрельгә кадәр урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Спорт-сәламәтле, спорт – җиңү!” темасына иҗади конкурс үткәрде. Конкурста барлыгы 12 мәктәп катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Рәсем номинациясендә җиңүчеләр: Ралина Мингазова (гимназия), Ләйсән Зарипова (Симәк мәктәбе), Камил Ганиев (Вәрәшбаш мәктәбе), Лилия Зарипова (Симәк мәктәбе); призерлар: Рәзилә Ханова (Баланны мәктәбе), Алсу Шарифуллина (гимназия).
Фотолар номинациясендә җиңүчеләр: Адилә Сабирова (Олы Чакмак мәктәбе), Дарья Новикова (Рус. Шуган мәктәбе), Илсаф Султанов (Тат. Бүләр мәктәбе); призерлар: Адилә Хазиева (Баек мәктәбе), Данил Садриев (Баек мәктәбе), Ранис Шарифуллин (гимназия), Илфат Габдулхаков (Вәрәшбаш мәктәбе), Алинә Кашифразова (Баланны мәктәбе).
Мәкаләләр номинациясендә җиңүчеләр: Айгөл Загидуллина (Түбән Табын мәктәбе), Валерия Батршина ( Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе).
Шигырьләр номинациясендә җиңүчеләр: Алисә Ваҗетдинова , Камилә Атоева (Тат.Бүләр мәктәбе), Алия Талибуллина ( Түбән Табын мәктәбе); призерлар: Рафагат Ахметгалиев (Әмәкәй мәктәбе), Сөмбел Шакирова (Түбән Табын мәктәбе).
Иншалар номинациясендә җиңүчеләр: Гөлгенә Муллакаева (Әмәкәй мәктәбе), Ислам Хасанов ( Вәрәшбаш мәктәбе), Раяз Гибадуллин (Түбән Табын мәктәбе); призерлар: Юстина Буринскас (Әмәкәй мәктәбе), Лилия Латипова (Әмәкәй мәктәбе).
Конкурста катнашкан иң актив мәктәп булып Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбе билгеләнде.
Җиңүчеләргә һәм призерларга спорт мәктәбе исеменнән грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.