Балигъ булмаган балар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең күчмә утырышы

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең күчмә  утырышы

    2016 елның 19 май көнендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең, Мөслим  муниципаль районында социаль ятимлекне булдырмаудагы уңай тәҗрибәне өйрәнү максатында, тәрбиягә яки  опекага бала алган гаиләләрдә балаларның хокукларын яклауны тәэмин итү мәсәләсенә багышланган күчмә утырышы булды.

     Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе рәисе В.Г.Шайхразиев, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссия әгъзалары, Татарстан  Республикасы министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисләре катнашты.

    Кунаклар Мөслимдә яшәүче тәрбиягә бала алган Нургалиевлар һәм Минһаҗевлар гаиләләрендә булдылар, балигъ булмаган балаларга белем һәм тәрбиягә бирүгә тудырылган шартлар белән таныштылар, социаль мәдәни объктларына керделәр. Аларны район Башлыга Р.Х.Муллин озатып йөрде.

   «Мизгел» яшьләр үзәгендә тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге актуаль проблемалар турында түгәрәк өстәл артында  сөйләшүдә әти-әниләр үзләрен  борчыган сорауларга  җаваплар алды.

   Проблема буенча сөйләшү, видеоконференция форматында үткән, киңәшмәдә дә дәвам иттерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International