Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен 2016 нчы елда Мөслим гимназиясеннән Гомәрова Алсу Рауил кызы, Бариева Ләйсән Фәһәметдин кызы, Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Зарипова Эльвира Мансур кызы, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Вәлеев Фәрит Өлфәт улы, Мөслим лицееннан Каржавкина Әлфия Әһтәм кызы, “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерделәр.
23 нче май көнне 13.00 сәгатьтә Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбенең актлар залында югарыда исемләнгән укытучыларның эшчәнлеге буенча җәмәгать тыңлаулары үтте. Әлеге чараның максаты – дәгъвачыларның җәмәгатьчелеккә үз эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү иде. Җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә органнары, укытучыларны конкурска тәкъдим иткән оешма, ата-аналар, укучылар үзидарәсе органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары катнашты.