Республика буенча киң колач алып килүче Иске Казан "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивалендә Мөслимлеләр II тапкыр катнашты. "Ак калфак" фольклор ансамбле ( җит. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Г. Шакирова) "Каз өмәсе" күренешен тәкъдим итеп финалга үткән 27 район ансамбльләре арасында өчкенче дәрәҗә лауреат исеме алды.