Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 18 мае, чәршәмбе
Май аенда Мөслим сәнгать мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары имтихан бирделәр. Музыка әдәбияты буенча бик матур презентацияләр күрсәттеләр һәм сольфеджио фәненнән төрле биремнәр эшләделәр. Мәктәпнең актлар залында уен коралларында уйнаучылар һәм җырчылар имтихан тоттылар. Сәхнәдә музыкаль әсәр башкару һәрвакыт бик авыр, укучылар композиторның шәхси үзенчәлекләрен дә тамашачыларга җиткереп, бу биремне зур осталык белән башкардылар. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары да имтихан эшләреннән күргәзмә оештырып, үз эшләрен якладылар. Укучылар барысы да тырышып әзерләнгәннәр, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнү авыр да, кызыклы да икәнен исбатладылар. Имтихан азагында сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева балаларга имтихан билгеләрен аңлатты, иҗади эшчәнлек юлына беренче адымнарын ясаган балаларга зур уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International