Бөек Ватан сугышында җиңүгә 71 ел

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

    Бүген, Мөслим район үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы булып узды.

    Бәйрәм, демонстрация белән башланып китте. Анда барлыгы 2 меңнән артык кеше, дистәдән артык техника катнашты.

    Мөслимнең Тукай, Пушкин урамнары буйлап, “Яшьлек” спорт комплексына укучылар, оешма-предприятие хезмәткәрләренең демонстрациясе, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм аграр көллиятнең яшь армиячеләре, локаль сугыш ветераннары парады узды. Шулай ук, укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта катнаштылар.

    Театральләштерелгән күренешләр, бәйрәм концерты “Яшьлек” спорт комплексында бер-бер артлы үрелеп бардылар.

    Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, район халкын һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итте.

    Җиңү гаять зур корбаннар биреп яуланды. Татарстан гына да җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озатты, алар арасында 8300 дән  артыгы - мөслимлеләр. Сугыш кырларында 5200 райондашыбыз ятып калды, хәбәрсез югалды.

    Республикабыз геройлары белән беррәттән, якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, I-II-III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Бадыйк Салихов  кебек батырларыбыз белән без горурланабыз.

    Ни кызганыч, еллар узган саен ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Бүген җирлегебездә Бөек Җиңү көнен китергән 23 ветераныбыз яши. Ветераннарыбыз әле бүген дә районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, үзләренең кыйммәтле һәм акыллы фикерләре белән, киңәш – тәкъдимнәре белән һәрвакыт безгә теләктәшлек итәләр.

    Район Советы һәм Башкарма комитеты аппараты җитәкчеләре, оешма-предприятия хезмәткәрләре, ветераннар катнашында сугыш һәм хезмәт даны мемориаль комплексында мәңгелек утка веноклар һәм тере чәчәкләр куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International