Иске Карамалы авыл җирлегендә бүген нибары ике Бөек Ватан сугышы ветераны калды. Түреш авылында – Разиев Шәрипҗан Талип улы , Яңа Карамалыда – Ходжанов Зиятдин Хаджан улы. Бәйрәм уңаеннан мәдәният йорты, балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе , авыл җирлеге , шифахәнә эшчеләре берлектә Түреш авылында Разиев Шәрипҗан Талип улы янына барып, хәлләрен белешеп , бәйрәм белән котлап кайттылар.