Бүген Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Победа глазами детей” муниципаль конкурсына рәсемнәр һәм плакатлар кабул итү төгәлләнде. Конкурста катнашырга мәктәп яшендәге балалар чакырылган иде. Эшләр 3 яшь категориясе буенча кабул ителде: 1-4 класс, 5-8 класс, 9-11 класс. Конкурска интернеттан алынган һәм агрессия чагылдырылган эшләр кабул ителми. Нәтиҗәләр 15 майга кадәр билгеле булачак. Рәсемнәрне һәм плакатларны Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Вконтакте сайтындагы официаль группасында карарга була.