Бүген асфальтта рәсем ясау буенча “Краски детства” республика конкурсының муниципаль этабына фотоэшләр кабул итү төгәлләнде. Конкурста катнашырга мәктәп яшендәге балалар чакырылган иде. Эшләр 3 яшь категориясе буенча кабул ителде: 1-4 класс, 5-8 класс, 9-11 класс. Фотоэшләр түбәндәге критерийлар буенча каралачак: теманың ачылышы, оригиналь булуы, сәнгать яктан матур эшләнелеше һ.б. Нәтиҗәләр 15 майга кадәр билгеле булачак. Фотоэшләрне Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Вконтакте сайтындагы официаль группасында карарга була.