Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алган көннәрдә, “Мөслим туган як музее” укучылар өчен “Батырларның эзе мәңгелек” дип исемләнгән музей дәресләре үткәрә. 4 май көнне Мөслим лицееның 2 класс укучылары музейда булдылар. Музейның фәнни хезмәткәре Равил Илдарович Мөслим төбәгеннән чыккан, Бөек Ватан сугышы кырларында зур батырлыклар күрсәткән якташлар белән якыннан таныштырды.