Иске Карамалы авыл мәдәният йортында бию бәйрәме - "Каюлы читек" сюжетлы биюләр фестивале узды.

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында бию бәйрәме - "Каюлы читек" сюжетлы биюләр фестивале узды. Ел саен биюче егетебез Руслан Харрасов истәлегенә оештырылган бу чарада  район,  авыл мәдәният йортларыннан килгән бию төркемнәре һәм аерым башкаручылар бик матур иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Фестивальдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе И.Салихҗанов, Р.Харрасовның әнисе Кәүсәрия Харрасова һәм туганнары, авыл мәдәният йорты һәм клублары җитәкчеләре катнашты. Биючеләр һәм коллектив җитәкчеләре дипломнар белән бүләкләнде. Фестиваль кунакларына  бәйрәм өстәле әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International