27 апрель көнне Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы "Мөслим туган як музеенда" үткәрелде. Район мәктәпләренең тарих укытучылары, мәктәп музейлары җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр киңәшкәннән соң, районда "Тарихчылар клубы" оештырылды һәм җитәкчесе булып Разия Гыйлаҗина тәкъдим ителде.