21 апрель көнне Татарстан Республикасында " Музейлар язы -2016" акциясе башланып китте. Бу акциясенең беренче тантаналы чарасы - " Мин Россия гражданины " исеме астында " Мөслисм туган як музеенда" үтте. Паспорт бүлеге белән берлектә 12 укучыга паспортлар тапшырылда. Яшьләр бу төп документны ТР Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Фоат Миннахмәт улы Садриев кулыннан алдылар. Шулай ук " Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлеге җитәкчесе Хабирова С.З. катнашып яшьләргә теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде.