Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан укытучылар өчен Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
15 нче апрель көнне Габдулла Тукай укуларының укытучылар өчен оештырылган өлеше Г.Тукай әдәби музее-Татарстан Республикасы Милли музее бүлегендә дәвам итте. Чарада татар зыялылары, шул исәптән әдипләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә, конференция кунаклары да катнашты. Әлеге укуларга республикабызның төрле районнарыннан 132 эш тәкъдим ителеп, II турга үткән 69 укытучы 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар. Укытучыларның чыгышларын Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре бәяләде. Баек һәм Тат.Шуран төп мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Л.Т.Латыйпова, В.М.Шаева чыгыш ясап дипломнарга лаек булдылар.