15 нче апрель көнне Күбәк урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алисә Гарипова Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты оешуга 20 ел тулу уңае белән уздырылган “Мәгариф киңлегендә заманча технологияләр” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-практик конференциядә катнашты. Әлеге конференция кысаларында “Г.Тукай иҗатына багышланган иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” республика конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләү тантанасы үтте. Алисә әлеге конкурска “Г.Тукай иҗатында тәрбия темасы” исемле фәнни-тикшеренү эше тәкъдим итте һәм II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган сигез фронтовик язучы иҗаты тупланган “Соңгы һөҗүм” китабы белән бүләкләнде. Алисәнең җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Л.Нәҗмиева.