Санитар-экология кысаларында 1 апрельдән 15 майга кадәр районда “ЭкоЯз” 2016 конкурсы үтә. Конкурста һәркем катнаша ала. Конкурсның номинацияләре:
«ЭкоШкола», «Эко-ВУЗ/СУЗ», «ЭкоСемья», «ЭкоПредприятие».
Кокурс кысаларында территорияләрне төзекләндерү, санитар чистарту, флэшмоблар үткәрү, кече архитектура формалары төзү, агач утырту, сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, шигырь – җыр иҗат итү, төрле акцияләр, чаралар үткәрү планлаштырыла. Шушыннан тыш өмәдә иң креатив фотога (#ЭКОВЕСНА2016 хэштегы белән), өмәдә иң креатив видеога (#ЭКОВЕСНА2016 хэштегы белән) конкурс үтә.
Һәр муниципаль берәмлектә конкурс нәтиҗәләре билгеләнгәннән соң, җиңүчеләр турындагы мәгълүмат һәм заявкалар ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелә. Җиңүчеләргә министрлыкныңдипломнары, кубоклар һәм призлар тапшырыла.