Бүген район мәдәниять йортында "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре Сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән Әмирҗан улы Шәриповның Мөҗәһит Әхмәтҗанов ярдәме белән тупланган “Утлы еллар аша” китабының икенче өлешен тәкьдир итү кичәсен үткәрде. Чарада китап битләрендә урын алган геройлар да катнашты. Патриотлык дәресе кысаларында укучылар һәм өлкән буын очрашуы бик җылы үтте.