22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Күбәк урта мәктәбе спортзалында Иске Карамалы авыл җирлеге һәм Баек авыл җирлеге яшьләре арасында дусларча очрашу узды.

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе
22 февральдә,  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  Күбәк урта мәктәбе спортзалында   Иске Карамалы авыл җирлеге  һәм Баек авыл җирлеге яшьләре арасында дусларча очрашу узды. Биредә авыл җирлеге башлыклары И.Н.Кәримов һәм Айнур Сәхипгәрәев  ир-егетләребезне бәйрәм белән котладылар, командалар кызыклы эстафета уздылар, волейбол һәм баскетбол уенннарында көч сынаштылар. Дәртле җырлар яңгырады. Очрашу чәй өстәле янында дусларча әңгәмәләр белән төгәлләнде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International