Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында һәм районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче сәнгать –эстетик юнәлеше берләшмәләрендә шөгыльләнүче балалар 19 февраль көнне “Туган якны өйрәнү” музеенда бик күңелле очрашуда катнаштылар. Анда якташыбыз, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче кул эшләре остасы Альберт Минһаҗев талдан үрү буенча мастер-класс оештырды. 20дән артык төрле яшьләрдәге малайлар һәм кызлар башкала кунагы сөйләгәнне һәм эшләгәнне зур игътибар белән карадылар һәм тыңладылар. Бүгенге көндә Метрәй авылында яшәүче һәм талдан үрү остасы Фәиз Бикташев та Альберт Минһаҗевка ярдәм итәргә килгән иде. Укучыларга уңайлырак булсын өчен, осталыкларын икесе ике урында күрсәтте, чөнки һәр укучының үз куллары белән тотып эшләү теләге зур иде. Очрашу бик файдалы булды.