Ир-егетләрне котлаячакбыз!

2016 елның 20 феврале, шимбә

 Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче журналистика берләшмәсе әгъзалары һәр бәйрәм саен диярлек радиоэфир аша тыңлаучыларны котлыйлар. Ватанны саклаучылар көнендә  дә кызлар ир-егетләргә үз сүзләрен җиткерәчәк. Айсылу Бәдретдинова, Алина Сергеева, Ангелина Кинарская, Диана Пестрикова матур шигырьләрне сәнгатьле укырга әзерләнделәр һәм радиостудиядә тавышларын яздырдылар. Котлау эфирга 23 февраль көнне чыгачак. Хөрмәтле әтиләр, абый-энеләр! Бу көнне радиоалгычларыгызны кушарга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International