1923 елның 14 июнендә Кашафетдин абый белән Гатифә апа гаиләсендә беренче нарасый туа,аңа Зәкәрия дип исем кушалар. 1942 нче елның 27 августында Армиягә алына .Бөек Ватан сугышында катнаша. Кашапов Зәкәрия абый 1947 елда армиядән демобилизацияләнә.Ул кайткач та тракторга утыра. Ә алтмышынчы еллар башында ул инде механизатор; комбайнчы да, тракторчы да, шофёр да,- гади генә итеп әйткәндә - игенче! 1949 елның башында тормышын Рәхилә апа белән бәйли, ул да 18 ел комбайнда эшләгән кеше. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, эшчән, тормышта үз юлларын тапканнар. Зәкәрия абый техниканы кыштан ук хәзерләп куярга тырышкан. Шуңа күрә аның машиналары ватылу сирәк булган. 60 нчы еллар башында үзйөрешле комбайннар булмаган әле. Ул яз көне җир сөргән, ашлык чәчкән. Ә көз көне уңыш җыйган. Урып-җыю вакытында эшләүче агрегат 5 кешедән торган. Шул вакытлардагы ярдәмчеләре Зәкәрия абыйны, нык характерлы, үтемле сүзле, тыныч характерлы иде, дип искә алалар. Алар эш сәгате белән исәпләшмичә эшлиләр. Иртән кояш чыгу белән чыгып киткән һәм төнге 12-1 сәгатьләрдә генә эштән туктаганнар алар. Көнгә 500-580 центнер ашлык суккан Зәкәрия абый агрегаты. Елдан-ел яңа комбайннар кайткан, Зәкәрия абый Кашапов аларны да буйсындырган һәм һәр елны районның алдынгы механизаторы булган. Шушы күпьеллык уңышын искә алып СССР Верховный Советы Президиеумы 1966 елның 23 июне указы нигезендә Зәкәрия абыйга “Социалистик Хезмәт Герое” дигән мактаулы исем бирелә.