“Росалкогольрегулирование” аракыга минималь бәяне арттыруга әзерләнә башлаган

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Норматив-хокукый актлар проектларын бастыру буенча бердәм порталда Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең (“Росалкогольрегулирование”) аракыга минималь бәяне үзгәртү турында боерыгын эшләүгә керешкәнлеге турында хәбәр пәйда булды. Документ тексты белән әлегә танышу мөмкинлеге юк. Шуңа да карамастан, «Интерфакс» базардагы чыганак сүзләренә таянып, ведомство ярты литрлы шешәдәге аракының ваклап сатудагы бәясен 185 тән 190 га кадәр күтәрергә тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә. Документка белешмәдә билгеләп үтелгәнчә, боерык 2016 елның маенда үз көченә керергә тиеш. Моңа кадәр исә, Икътисадый үсеш министрлыгы 0,5 литр күләмендәге бер шешә аракының минималь бәясен 190 сумга кадәр арттыру турында “Росалкогольрегулирование” тәкъдимен хуплый, дип хәбәр ителгән иде. Хәтерләсәгез, 2015 елның февралендә, легаль булмаган очсызлы аракыга киртә кую максатыннан, аракының ваклап сатудагы минималь бәясе 220 сумнан 185 сумга калдырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International