13 февраль Казанның милли мәдәният үзәгендә “Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр” җыены узды. Бу җыенда районнан музей директоры Яббарова С.Я..фәнни хезмәткәр Тимкин Р. И., районыбызның шагыйре, төбәк авыллары турында күп китаплар авторы Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһид улы катнашты. Республика краеведларының Советы төзелеп, “Мөслим туган як музее” директоры Яббарова С. Я. Советка сайланды.