Мөслим урта мәктәбендә “Тормыш дәресләре” үткәрелде. Бу проект кысаларында үзебезнең җирлектә туып үскән , тормышта үз урынын тапкан , зур уңышларга ирешкән җитәкчеләр, төрле өлкәләрдә эшләгән хезмәткәрләр, хезмәт ветераннары катнашында “Тормыш дәресләре”үтә . 10-11 сыйныф укучылары катнашында үткәрелгән ачык дәрестә район Башлыгы Рамил Муллин катнашты.