Мөслим авылында мунча төзелеше башланды. Төзелешне август аенда тәмамлау күз алдында тотыла. Проект буенча 25 юыну урынлы, бер этажлы кирпич бина төзеләчәк. Төзелешне “Капиталь төзелеш идәрәсе” муниципаль унитар оешмасы башкарачак. Проект бәясе-20,2 млн сум.