Бүген Мәктәптән тыш эшләр үзәге Мәгариф идарәсе белән берлектә Яңа Усы авыл җирлегендә кышкы туризм буенча ярышлар үткәрде. Әлеге чарада 7 урта һәм 2 төп гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты. Спортчылар туристик лагерь кору һәм туристик-контроль маршрут (ТКМ) үтү буенча да ярышларда көч сынаштылар.
ТКМ этабы җиңүчеләре:
1 место - Амикеевская СОШ
2 место - Мари Булярская СОШ
3 место - Большечекмакская ООШ
Туристик лагерь кору этабында түбәндәге мәктәпләр җиңде:
1 место - Кубяковская СОШ
2 место - Амикеевская СОШ
3 место - Большечекмакская ООШ
Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ярышларның судьяларына Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Агымдагы елның май аенда җәйге туризм буенча бәйге оештыру планлаштырыла. Тулырак мәгълүмат: vk.com/club104464323.