Иртәгә, 12 февраль көнне, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Яңа Усы мәктәбе администрациясе белән берлектә кышкы туризм оештыра. Шулай ук лагерь кору һәм туристик-контроль маршрут үтү буенча да ярышлар каралган. Ярышларда катнашу өчен 9-11 класс укучылары чакырыла. Башлана 10.00 сәгатьтә. Әгәр син дә күңелле ял итәргә теләсәң – безгә кушыл.