Яшьләр сәясәте яңалыклары

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Казан шәһәрендә урнашкан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең актлар залында яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министрлыгының коллегиясе узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков, Мәскәү шәһәреннән спорт һәм туризм министры урынбасары Наталья Паршикова катнашты. Коллегиядә 2015 елда яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә ирешелгәннәргә нәтиҗә дә ясалды. Яшьләр сәясәте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча мөслимлеләр үз төркемнәренә кергән 11 район арасында беренче урынга лаек булды. Республика күләмендә район 7 урынга күтәрелде. Спорт нәтиҗәләре буенча безнекеләр 9 урынны били. Тулырак http://muslumirc.ru/ru/the-news-arxiv/item/5778-sport-%D2%BB%D3%99m-turizm-ministrlyigyinyi%D2%A3-kollegiyase-uzdyi.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International