“Замечательный вожатый” отряд әйдәманнары өчен конкурс.

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

25 февраль көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәге отряд әйдәманнары өчен “Замечательный вожатый” конкурсы уздыра. Конкурста катнашучы 7-11 класста укырга, балалар җәмәгать оешмалары белән кимендә 1 ел эшләргә тиеш. Һәр конкурсант 22 февральгә кадәр портфолио ясап Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә тапшыра. Шулай ук катнашучылар иҗади номер да әзерли. Барлык әйдәманнарга да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International