Мәктәптән тыш эшләр үзәге борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәренә багышланган рәсемнәр һәм фотоэшләр кабул итүне дәвам итә. Әлеге конкурста 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм утра профессиональ белем бирү учрежденияләре студентлары катнаша ала. Эшләр ике номинациядә кабул ителә: рәсемнәр һәм фотоэшләр. Республика этабында җиңгән эшләр 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә “Манеж” күргәзмә залына һәм борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәренең музей комплексына күргәзмәгә куелачак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез.