Хәмерне легаль булмаган сату очраклары турында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итүләр контрольлек чаралары үткәрүгә нигез сыйфатында бик мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Хәмер базарындагы проблемаларның актуальлегеннән чыгып, системада “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) аның әйләнеше” дигән махсус бүлек булдырылган. Аның модераторы итеп Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов быелның 1 гыйнварыннан “Халык контроле” системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм (яки) аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында дөрес мәгълүматлар тапшырган гражданнарны матди кызыксындыру турында карар кабул итте. Узган атнада гражданнарны матди кызыксындыруга 1 миллион сум бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгы да имзаланды.

Матди түләүләрнең күләме түбәндәгечә билгеләнгән:

- җинаять җаваплылыгына тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 3000 сум;

- 100 литрдан артыграк спиртны, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп административ җаваплылыкка тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 2000 сум;

- 10 нан 100 литрга кадәрге спиртны, алкогольле яки спиртлы продукцияне конфискацияләп административ җаваплылыкка тарту белән, расланган закон бозу факты турында мәгълүмат өчен - 1000 сум.

Алкогольле яки спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүматларны урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк: моның өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлеп, “Халык контроле” бүлекләренең берсендә, фотосурәт белән (фотосурәт – мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозучы турында мәгълүмат кына урнаштырырга кирәк. Кагыйдә буларак, бу - мөрәҗәгать итүче фикеренчә, закон бозуга юл куелган сәүдә объекты фотосурәте. Урнаштырылган мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе яки Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, үзләренә йөкләнгән вәкаләтләр чикләрендә (мониторинг, планнан тыш тикшерү, административ тикшерү, оператив-эзләү чаралары үткәрү), карап тикшерелә. Карап тикшерү йомгаклары “Халык контроле” бүлегендә заявка урнаштырылганнан соң 10 көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла. Мәгълүматны карап тикшерү күп вакыт таләп иткән очракта заявканы карап тикшерү срогы 30 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Ачыкланган закон бозу фактлары буенча гаепле зат, алкогольле яки спиртлы продукциясе конфискацияләнеп, административ җаваплылыкка җәлеп ителгән очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге, җибәргән мәгълүматы әлеге административ тикшерү өчен нигез булып хезмәт иткән мөрәҗәгать итүче белән, Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетен теркәгәндә мөрәҗәгать итүче күрсәткән телефон яки электрон почта адресы аша, административ җаваплылыкка тарту турында карар законлы көченә кергәч бер тәүлектән дә соңга калмыйча, элемтәгә керә. Мөрәҗәгать итүчегә, матди түләү алу өчен, мөрәҗәгать итүченең яшәү урынына якын булган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органына мөрәҗәгать итү тәкъдим ителә.

Матди түләү алу өчен кирәкле документлар:

- банк реквизитларын һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны күрсәтеп, гариза;

- Россия Федерациясе гражданинының паспорт күчермәсе;

- ИНН күчермәсе;

- СНИЛС күчермәсе;

- законлы көченә керү турында билге белән, административ җаваплылыкка тарту турында карар яки җинаять эше буенча хөкем ка

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International