08.02.2016
Бүген Мөслим муниципаль районының актлар залында “«Без мөслимлеләр»” район программасының чаралар планын төзү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне А.М.Әхмәтҗанов алып барды. Киңәшмә информацион –мәгълүмати үзәк, мәгариф, сәләмәтлек, яшьләр белән эшләү һәм спорт, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре һәм специалистлары катнашында үтте.