"Брейн-ринг" уенында үзебезнең өлеш

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан район күләмендә брейн – ринг уеннары оештырылды. Бу бәйгене оештыруда “Мөслим туган як музее” үз өлешен кертте. Биремнәр, видеосораулар әзерләүдә зур ярдәм күрсәтте. Уенда катнашып, туган як тарихын иң күп белгән укучыларга, кулдан ясалган, махсус бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International